Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Бер алманы бишкә бүләек!"

Разил Вәлиев 1947 елның 4 гыйнварында Татарстанның Түбән Кама (элеккеге Ширәмәт) районы Ташлык авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында ала, Түбән Кама урта мәктәбен 1965 елда тәмамлый. Шул ук елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Ике курсны тәмамлагач, Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Мәскәүгә барып, әдәбият институтында белем ала.

Р. Вәлиев- татар  язучысы, шагыйрь , күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты , Татарстанның М.Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты , Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россия һәм Татарстанның Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы. 

Р.Вәлиев –  җитди эчтәлекле, яшәү мәгънәсе һәм тормыш фәлсәфәсенә кагылышлы уй-фикерләр белән сугарылган романтик рухлы лирик поэзия тарафдары. Туган җир, аның күрке булган табигать, халык-милләт язмышы турында борчылулы фикер-тойгылар  шигъри иҗатының төп идея эчтәлеген тәшкил итә. Мәхәббәт һәм яшьлек темасы да шагыйрьнең иҗатында төп урыннарның берсен били. Разил Валиев турында Нурихан Фәттах бик эчтәлекле сүзләр язган:"Минемчә Разил Вәлиев- татарның бүгенге иң күренекле, иң данлы һәм атаклы шәхесләренең берсе. Татар әдәбиятында үз урыны күптән мәгълүм, күптән билгеле. Әдәбиятта ул- талантлы һәм актив язучы. Һәркем белә, Разил Вәлиев  язучы гына түгел, сәясәт эшлеклесе дә, армый-талмый татарның бәйсезлеге өчен көрәш алып бара. Моның өчен без аңа һәрвакыт рәхмәт әйтергә тиешбез!"