Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тапкыр сүзле, оста фикерле Ркаил Зәйдуллага 60 яшь"!

Ркаил Рафаил улы Зәйдуллин 1962 елның 23 гыйнварында хәзерге Чуаш Республикасының Комсомол районы Чичкан авылында укытучы гаиләсендә туган. Башлангыч мәктәпне — туган авылында, урта мәктәпне күршедәге Чурачык авылында тәмамлаганнан соң, 1979 елда Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.  1989 елда яшьләр өчен «Идел» журналы ачылгач Р. Зәйдулла  эшкә урнаша,  хәзерге вакытта  шул журналның бүлек мөхәррире хезмәтен башкара.

Мәктәп елларында ук каләм тибрәтә башлаган Ркаилның беренче иҗат тәҗрибәләре — шигырьләре республика матбугатында 1977 елдан күренә башлый.Шагыйрьнең 1988 елда басылган «Күрәзә», 1993 елда чыккан «Рус кышын озату» исемле шигъри җыентыкларын да әдәби тәнкыйть уңай каршылый. «Күрәзә» китабы өчен Р. Зәйдулла 1990 елда яшь иҗатчыларның Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенә лаек була.  Ркаил Зәйдулла — 1988 елдан Язучылар берлеге әгъзасы итеп билгеләнә. 

 Р. Зәйдулланың шигърияте — уйлы-фикерле, фәлсәфи-публицистик яңгырашлы шигърият. Шагыйрь тормыш үзгәрешләренә сизгер, үткен каләмле, туры сүзле публицист. Татар милләтенең тарихи язмышы һәм бүгенге хәле, дин, тел, мәдәният һәм милләт алдына килеп баскан башка бик күп төрле мәсьәләләр аның һәрвакыт игътибарын үзенә җәлеп итә, ул аларның берсенә дә битараф түгел, мөмкинлеге булган саен аларга матбугат аша үзенең мөнәсәбәтен белдерә килә. «Идел» журналында хәтта аның даими үзе алып бара торган махсус рубрикасы-сәхифәсе дә бар («Зәйдулла каланчасы»). Моның өстенә, Зәйдулла үзенең укучыларына әдәбият мәсьәләләренә һәм сәнгать кешеләре иҗатына багышланган күп санлы мәкаләләре һәм тәнкыйди язмалары белән дә таныш.