Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Казан шәһәренең мактаулы гражданины!"

Татарстан Республикасының беренче президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрип улы Шәймиевка 85 яшь. 1937 елның 20 гыйнварында хәзерге Актаныш районы  Әнәк авылында туган. 1959 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының механикалаштыру факультетын тәмамлый. 1959 елда Баш инженер булып эшли башлый.  Бик күп җирдә, төрле дәрәҗәле урыннарда эшли. 1991 елның 12 июнендә Татарстан Республикасы Президенты итеп сайлана. Күпмилләтле татарстан халкы М.Ш.Шәймиевның республикада тынычлыкны, катлаулы социаль-икътисади  проблемаларны чишү тырышлыгын югары бәяли.  Ике тапкыр (1996 елның 24 мартында һәм 2001 елның 25 мартында) ул кабат Татарстан Президенты итеп сайлана. 2005 елда "Казан шәһәренең мактаулы гражданины" исеме бирелә. 2010 елның 21 апрелендә Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесе итеп билгеләнә.

Минтимер Шәймиев тырышлыгы белән Болгар һәм Зөя Богородица-Успения монастыре ЮНЕСКО Бөтендөнья  мирасы исемлегенә кертелә.  Казан Изге Ана иконасы хөрмәтенә соборны торгызуда актив катнаша.