Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ислам дине нигезләре!"

Авылыбызның Имамы Ибраһим хәзрәт белән очрашу оештырылды. Имам укучыларга Ислам дине нигезләре, фарыз гамәлләр, сөннәт гамәлләр турында аңлатып үтте.Ислам дине 5 баганадан тора. Алар - иман, намаз, ураза, зәкят һәм хаҗ.  Иман – Ислам диненең хаклыгына һәм анда булган хөкемнәргә ышану.  Намаз – һәркөнне биш вакыт (билгеле рәвештә) гыйбадәт кылу. Ураза – Рамазан аенда көндез ашау-эчүдән тыелып тору. Күңелең белән көндәлек Аллаһка рәхмәт әйтеп, булганына шөкер кылып яшәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук китапханәдә булган ислам дине турында китаплар белән таныштырып уттек. Балалар бик  кызыксынып тыңлап утырдылар, сораулар бирделәр. Имам  Ибраһим хәзрәт очрашуга рәхмәт әйтеп, балаларны мәчет лагерына чакырып калды.  Инстограм челтәрендә очрашудан фотолар куелды.