Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Знакомство со словарями и энциклопедиями!"

Апаз мәктәбенең 3-4 класс укучылары белән  "Знакомство со словарями и энциклопедиями!" дигән мәгълүмати танып - белү сәгате үткәрелде.  Фәнни белемнең бер яки барлык тармакларыннан җыелган мәгълүмат тупланмасы булган белешмә чыганагы төре энциклопедия дип атала. Энциклопедия шулай ук фәннәргә яки фәннәргә күзәтү ясаучы фәнни белешмшлек дип атала. Энциклопедиянең максаты бөтен дөньяга таралган белемнәрне туплау, аңлаешлы системага кертү, киләчәк буын өчен саклап калу. 

Нәрсә соң ул сүзлек? Сүз мәгънәләрен, дөрес язылышын аңлата торган китап ул.  Бу китапларда сүзләр алфавит тәртибендә урнаштырылган.  Сүзлекләр бик күп төрле була:-орфографик- сүзләрнең дөрес язылышы, аңлатмалы - сүзләрнең мәгънәләрен аңлата торган, - икетелле- аларда сүзнең  бер телдән икенче телгә тәрҗемәсе бирелә.  Дәресләрдә кулланырга кирәк булганда китапханәдә күп төрле энциклопедия, сүзлекләр бар икәнен, кирәк вакытта килеп алырга ,кулланырга ярый икәне аңлатылды.