Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Балаларга.

30 декабрь көнне  китапханә  Апаз авыл мәдәният йорты белән берлектә, тулы булмаган гайләләрдә тәрбияләнүче һәм мөмкинлекләре чикле булган балаларга , авылыбыз иганәчеләре белән бергә  күчтәнәчләр тутырып, йорт саен йореп, матур шигырьләрен тыңлап  бәйрәм рухын тудырдык. Балаларның  Кыш бабай белән Кар кызына , аларның күчтәнәчләренә сөенеп, шатланып каршы алып ,рәхмәт әйтеп озатып калуларына  үзебездә бик куандык.   Кешегә яхшылык эшләү бик кирәк, чөнки син эшләгән яхшылык җирдә ятмый. Ул яхшылык булып барыбер үзеңә әйләнеп кайта. Балаларны сөендерү аеруча куанычлы гамәл.