"Остаханәдә кунакта!"
Китапханәдә балалар белән берлектә "Остаханәдә кунакта!" дигән чара узды. 2-4 класс кызлары белән берсеннән-берсе матур бизәкләр, гирляндалар, йолдызлар, кыш бабайлар ясадык. Укучылар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Бик үзенчәлекле, матур, мавыктыргыч чара булды. Һәр-берсе үзләре белән китаплар да алып киттеләр. Шул чараның берничә күренеше инстограм челтәрендә видеоязма буларак куелды.