Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Конституция - төп закон җыентыгы

12 декабрьдә Россия Федерациясенең күпмилләтле халкы илебез тарихында иң мөһим дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Конституция көнен билгеләп үтәбез. Конституция -илнең төп законнар җыентыгы ул. Анда Россиянең төзелеше, ил белән ничек идарә итү, кеше хокуклары турында язылган. Конституция илнең суверенитетын ,кешеләрен, тынычлыгын , байлыкларын саклый. Без шушы конституция буенча куелган законнарга таянып, буйсынып, үз хокукларыбызны белеп яшәргә тиеш. Шулай ук,  дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары  Россия Федерациясе Конституциясен һәм законнарын үтәргә тиеш. Шул хакта 8 класс укучылары белән әңгәмә үткәрелде.