Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Исемең билгесез-батырлыгың мәңгелек!"

"Исемең билгесез-батырлыгың мәңгелек!"Бөек Ватан сугышы тарихы – ул совет халкының чиксез батырлыгы тарихы.Күбебезнең бабалары Бөек Ватан сугышында катнашкан. Кайберләре кызганыч,хәбәрсез югалган. Бабаларыбыз илебезнең патриотлары булган. Кайбер батырлык эшләгән кешеләрнең исемнәре хаман да билгеле түгел. Алар батырлыкны исем өчен , орден -медальләр  өчен түгел, ә илебезне яклау өчен эшләгән. Бүген без җәсәдләре билгесез булган сугышчыларга рәхмәт белдерәбез. Бу көн сугыш һәм хәрби конфликтлар вакытында хәбәрсез югалган барлык кешеләрне берләштерә.  Еллар уза , әмма без үз гомерләре бәрабәренә илебезне дошманнан саклап калган кешеләрнең батырлыкларын кадерләп саклыйбыз. Безнең изге бурычыбыз  аларның хәрби батырлыгы турында искә алу. Фронттан кайтмаган  Батырларга мәңгелек дан, Ватан өчен һәлак булган сакчылар алдында баш иябез.  Батырлар истәлеге мәңгелек!  9 класс укучыларына бабаларыбызның батырлыгын искә алып "Исемең билгесез-батырлыгың мәңгелек!" дип аталган презентация  тәкъдим ителде.