Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Коррупция -это зло!"

9 декабрь- Бөтендөнья Коррупциягә каршы көрәш көне. Коррупция – эш вазифасыннан файдаланып, үзеңә керем эшләү, законга каршы килү ул.Коррупция – хәзерге заман җәмгыятебезнең кичекмәстән хәл итүне таләп итә торган иң җитди мәсьәләләрнең берсе.Соңгы елларда коррупция проблемасы иҗтимагый мөнәсәбәтләрнең төрле дәрәҗәләрендә: халыкара, милли, территориаль, тармак, шәхесара даирәдә алгы планга чыга. Ул борынгы заманнарда ук туган катлау социаль күренеш буларак яшәвен дәвам итә. Коррупциянең тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирү гадәтенә барып тоташадыр. Бүгенге көндә коррупциягә каршы көрәш алып барыла. Чыгарылган законнар, “түгәрәк өстәлләр”, “кайнар элемтәләр” һичшиксез, тормышыбызны бу “чирдән” дәваларга ярдәм итәр дип ышанасы килә. Ришвәтчелек – кешенең сафлыгын, акылын, намусын, оятын, гаиләсен юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла.