Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Спидка каршы көрәш.

1 нче декабрь Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата ВИЧ – инфекция эпидемиясенең афәтле нәтиҗәләрен киметү өчен авыру турында халыкның хәбәрдар булырга тиешлеген искәртү көне булып тора.ВИЧ-инфекциясе – ул, иммунодефицит вирусын (ВИЧ) барлыкка китергән, хроник инфекцион авыру ВИЧ инфекция табигый һәм ясалма юл белән күчә ала. Табигый юлга түбәндәгеләр керә:  җенси мөнәсәбәт вакытында, яра аша канга эләккәндә , ВИЧ- инфекцияле әнидән балага. Ясалма юл аша: медицина процедураларын  хастәханәдән тыш башкарганда, венага наркотиклар керткәндә,татиуровка ясаганда, стериль булмаган җихазлар белән косметик, маникюр ,педикюр процедуралар үткәргәндә. ВИЧ шулай ук авыру кешенең канын кешегә салганда да күчә ала. Инфекцияләрдән  сакланып йөрергә, стериль булмаган приборлар кулланмаска икәнен аңлатып Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 9 класс укучылары белән тәрбия дәресе үткәрелде.