Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

Мирхәйдәр Фәйзинең тууына 130 ел.

Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Ырынбур губернасы  Орск өязе  Күкшел утарында туа.  Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Ике ел  Орски  мәдрәсәсендә укый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин  драматург буларак "Галиябану" драмасын язгач кына дан казана.  Бу - театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.  Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгы төзи,200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.