Мәдәни көндәлек тапшыру.
Татарстан Республикасы Президенты , Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проект кысаларында , башлангыч сыйныф укучылары өчен “Мәдәни көндәлек” тапшыру тантанасы бүген Апаз урта мәктәбендә уздырылды. Мәдәни көндәлек “ – ул кечкенә генә китап, анда Татарстанның истәлекле урыннары, музейлары, театрлары турында язылган. Бала ул көндәлеккә нинди мәдәният биналарына барганын, барлык ишеткән мәгълүматын, барлык укыган китаплары турында мәгълүматны туплап барырга тиеш.