Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Яулыгым йөз аклыгым!"

Яулыклар , шәлләр , шарфлар... Хатын-кыз иңнәрендә алар ничек матур булып күренәләр! Әбиләребез элек-электән төрле тукымадан тегелгән яулыклар бәйләп  йөргәннәр. Бүгенгесе көндә дә бик матур яулыклар сатыла. Әбиләр дә ,әниләрдә, яшь кызлар да матур итеп, төрле аксессуарлар кулланып бәйлиләр.  Шуны истә тотып китапханәдә  "Яулыгым йөз аклыгым!" дигән чара  узды. Әбиләр үзләренең матур яулыкларын, шәлләрен бәйләп күрсәттеләр. Яшьләр өчен дә яулыкны матур итеп бәйләп була икәнен безгә Фәйзиева Гөлназ раслап күрсәтте. Заманча уңайлы бәйләү ысулларын өйрәтте. Дөрестән дә бик матур бит. Инстограм челтәрендә видеоролик аша чараның  эчтәлеген чагылдырдым.