Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иле барның теле бар"

"Иле барның теле бар". Тел аралашу чыганагы гына түгел, ул-иҗат чыганагы да. Гаять зур әхәмияткә ия телебез тормыш- көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Дөньяда күпме тел бар, шуларның һәр берсе кешенең әйтергә теләгән  фикерен чынга ашыра.Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең яшәешебез рәвешенә әйләнә.Һәр тел – үзенә күрә бер могҗиза, меңәр еллык юллар үтеп, хәзерге чагылышын, яңгырашын алган.Туган тел беренче мәртәбә әйләнә-тирә мохитен танып-белергә, үз урыныңны табарга , дуслар белән аралашырга ярдәм итә. Шушындый  шартларда туган телебезне ныграк  сакларга,  кадерләргә тиешбез. Шул максаттан 1-4 класс укучылары белән конкурслы уен оештырдык. "Тел – күңел көзгесе!", "Тел - күрке сүз!", "Алтыда белгән ана телен алтмышта онытмас!", "Иле барның теле бар!" дигән мәкаль һәм әйтемнәргә  аңлатмалар эзләдек.Балалар бик кызыксынып актив катнаштылар. Инстограм челтәрендә видеоролик  куелды.