Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Фаҗигале татар язучысы!" Язучы Мәхмүт Галәүнең тууына 135ел.

Китапханәдә  якташыбыз Арча районы Ташкичү авылында туган язучы Мәхмүт Галәүнең иҗаты белән таныштык. Мәхмүт Галәү -советлар тарафыннан төрлечә кыерсытылып , ахырда НКВД төрмәсендә һәләк булган фаҗигале шәхес. Язучы бүгенге әдәбият галәмендә классик язучыларыбыз арасында үзенең лаеклы урынын алган шәхес. Язучының хәр әсәре, романы киң катлам укучылар өчен дә мавыктыргыч. Моның сәбәбе язучының осталыгында, фикер һәм хис кичерешләренең көчендә. Үз чорының  төрле катлам кешеләренең яшәү рәвешен, шул чор сәясәтен үзенчәлекле итеп күрсәтә белүдэ.