"Көз керде,тәүге кыңгырау чыңына манып безне"
Апаз авыл китапханәсенә 1 класс укучылары экскурсиягә килделәр. Экскурсиянең максаты- башлангыч класстан ук китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Аларга китапларны саклап тотарга , кызыксынып укырга кирәклеге турында сөйләнде. Китапханәгә килә торган балалар өчен махсус гәзит, журналларны бик кызыксынып карадылар.Китап күргәзмәләре белән таныштылар.