Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"22 июнь - хәтер һәм кайгы көне"

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган, кара хәрефләр белән язылган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез. Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллионлап кешесен югалткан.Бу көнне без сугыш кырларында батырларча һәлак булган, госпитальләрдә яралардан үлгән, концлагерьларда ятканнарның барысын да искә алабыз.
Мәңгелек хәтер һәм дан аларга!