Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Гомерләрнең белик кадерен!" Мәгьлүмат сәгате.

26 нчы июнь - Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә җәмгыятебездә наркомания киң тамыр җәйде. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -- ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә, җәмгыятькә хыянәт итүе дигән сүз. Наркомания кешелек җәмгыятенә коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора. Укучылар арасында наркоманияне искәртү буенча эш алып бару, наркотикларга карата нәфрәт хисе уяту, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше алып бару омтылышы тәрбияләү йөзеннән "Гомерләренең белик кадерен!" исеме астында, Тургай лагерына йөрүче балалар өчен бүген тәрбия сәгате булып үтте. Наркотикларның килеп чыгу тарихын, нинди куркыныч янавын  хакында сүз барды. Наркомания турында китаплар белән таныштык, төрле төсләрдән торган сәламәтлек китабын төзедек.