Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ватаныбызны данлыйбыз!" 12 июнь-Россия көне.

12 нче июнь- Россия көне буларак билгеле дата. Без бай тарихлы бөек илдә яшибез. Россия көнен дәүләтебезнең һәр җирендә билгеләп үтәләр. Шулай итеп, үз традицияләре, тарихы, халкы, җиңүләре булган бөек илебезне данлыйбыз. Россия көне ул – илебезнең төрле диндәге, төрле милләт халыкларын берләштергән олы вакыйга. Әлеге көнне, икенче төрле, Россиянең туган көне дип тә атап йөртәләр. 1990 елда РСФСРның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Демократик дәүләт төзү дә нәкъ менә шушы елларда башлана. Тора-бара бәйрәмнең атамасы да үзгәртелә. Баштарак ул Бәйсезлек көне дип аталса, 2002 елдан Россия көне дип йөртелә башлый. Россия көне яшь буында патриотизм хисе тәрбияләргә тиешле төп бәйрәмнәренең берсе.Шуны истә тотып, "Тургай" лагерына йөрүче балалар өчен мәгьлүмат сәгате үтте. Әлеге бәйрәмнең тарихын барладык, дәүләт гербы, флаг, гимны турында мәгьлүмат тупладык. Кичә ахырында Россия флагы рәсемен буядык. 

Россия көне - һәр россияле өчен истәлекле бәйрәм. Тарихыбыз безне күп нәрсәгә, шул исәптән, дөньядагы көчле дәүләт урынын яулап алу һәм үзенең бәйсезлеген раслау өчен, Россиянең күпгасырлык авыр юл үткәнен онытмаска да өйрәтә. Әйдәгез, үз казанышларыбызның да, ата-бабаларыбыз казанышларының да кадерен белик.