"Табигатьтә кунакта!"
Туган як табигатенә сакчыл караш, үзеңне табигатьтә дөрес тотарга, үзебездә үсүче үсемлекләрне, бөҗәкләрне таный- белергә, җир-суны пычыратмау, яшеллекне, җан ияләрен сакларга күнектерү йөзеннән, бүген җәйнең матур көнендә "Тургай" лагерына йөрүче балалар белән табигать кочагына сәяхәт кылдык.