Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сабантуйга бирнә җыю"

Милли бәйрәмебез сабантуйны каршы алу йолаларының берсе- бүләк җыю. Элек-электән авылга килен булып төшкән яшь кызлар көрәш батырына сөлге чигә торган булганнар. Шул күңелле традиция бүгенге көнгә кадәр сакланган. Дөрес, хәзер инде сөлге чикмиләр, бүләк әзерлиләр. Апаз мәдәният йорты белән берлектә 4 нче, 5 нче май көннәрендә Каратай, Апаз авылларында сабантуйга бүләк җыйдык.