Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Балачакның гүзәл бәйрәме!"

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк. Һәр бала яратуга, кайгыртуга һәм аңлауга мохтаҗ. Шуңа күрә дә җәмгыятьнең һәм барлык битараф булмаган кешеләрнең төп бурычы – балаларыбызны акыллы, тәртипле, мәгърифәтле һәм мәдәниятле итеп тәрбияләү. Бүген Апаз балалар бакчасында кунакта булдым. Балаларның яраткан әкиятләрен укыдык, шигырьләр тыңладык, асфальтка рәсемнәр ясадык. Балаларыбыз бәхетле булсыннар.