Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Музейлар -хәтер почмагы!"

18 май -халыкара музейлар көне буларак билгеле. Халыкара музейлар көне 1977 нче елдан башлап билгеләп үтелә. Хәзерге музейлар җәмгыятьне музей экспонатлары аша тарихи, мәдәни, табигый мираска якынайта. Музейга килгән һәр кеше үткән тарихын барлый, бүгенгене тирәнрәк аңлый, киләчәк турында уйлана. Хәтта заманча технологияләр дә төрле чордагы сакланган чор атмосферасын тулысынча алмаштыра алмый. Борынгы әби-бабаларыбыздан сакланып калган әйберләр белән таныштыру, татар халык әйберләренә кызыксыну уяту, хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Гөлчәчәк балалар бакчасы нәниләре белән бакчада урнашкан музейда булдык. Музейда булган элеккеге әби-бабаларның борынгы көнкүреш әйберләре, җиһазлары белән якыннан таныштык.