Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тату гаилә-бәхетле гаилә!"

15 майда – табигатьнең яшьлеккә күмелгән, иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртә. Гаилә — ул әти-әни, әби-бабай, абый-апа, эне-сеңел, туганнар, баш өстендә бер түбә, бер үк фамилияләр, буыннан-буынга өзелмичә дәвам итүче тирән тамырлы нәсел җебе. Матур гаилә кору, анда бер-береңә ярдәмләшеп яшәү- һәрберебезнең изге бурычы. Гаиләнең нигезе нык булырга тиеш, нигезе нык булмаган йортның да стеналары ярыла яки  бөтенләй җимерелә. Гаилә тормышы һәркем өчен дә зур сынаулар аша үтә торган сикәлтәле юл кебек. Гомүмән һәр гаилә – үзе бер серле сандык.15 нче май көнне Апаз мәдәният йорты белән берлектә, саф һавада җырлы- уенлы музыкаль кичә булып үтте. Безнең белән булган авылдашларга, килгән кунакларга чиксез рәхмәтебезне белдерәбез.