Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Җиңү килде җирне нурга күмеп!" Обелиск янында тантаналы митинг.

Бүген, күркәм традиция буенча, Бөек җиңүгә 76 ел тулу уңаеннан, Апаз авылында тантаналы митинг булып үтте. Без безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында мәңге бурычлы. Сезнең алда баш иябез, батыр солдатлар һәм Бөек Ватан сугышының тыл хезмәтчәннәре, тыл ветераннары!