Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сугыш хәтирәләре!" Китап күргәзмәсе.

9 май- тарихыбызда аерым бер үзенчәлекле көн- Җиңү көне буларак билгеле. Әлеге датага багышлап, китапханәдә "Сугыш хәтирәләре" исеме астында китап күргәзмәсе эшли. Бу җиңүне яулау, түгелгән көч, сугыштагы төп вакыйгаларның барышы турында күргәзмәдә тәкьдим иткән китаплардан таныша аласыз. Әлеге күргәзмә заман китап укучы яшьтәшләренең- сугыш чоры балаларының ничек иртә үсеп җиткәнне, ачлык-ялангачлыкка түзеп, әниләрнең һәм апаларның яклаучылары һәм туендыручылары булганны, тылда һәм партизан отрядларында дошман белән сугышканнарын, Ватаныбызны саклап, батырларча һәлак булганнарын белсен өчен эшләнде.