Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

" Тукай безнең күңелләрдә яши!" Әдәби кичә.

26 нчы апрель бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне. Башка бәйрәмнәр һәм истәлекле даталар белән беррәттән, бу көн һәркайсыбызның күңелендә аерым урын биләп тора. Бүген Апаз балалар бакчасы нәниләре белән берлектә "Тукай безнең күңелләрдә яши!"  дип исемлнгән кичә булып үтте. Габдулла Тукайның тормыш юлы, аның балалар өчен язылган иҗаты белән якыннан таныштык, өйрәнгән шигырьләрен балалар яттан сөйләделәр. Су анасы, Шүрәле, Кәҗә белән сарык әкиятләренең мультфильмнарын карадык.