Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тукай эзләре буйлап..."

Бүген Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 1нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчесе, әти-әниләре белән берлектә Кырлай авылында урнашкан, Габдулла Тукайның әдәби музеена экскурсиягә бардык. Биредә Тукайның кечкенә Апуштан алып, мәшһүр шагыйрьгә кадәр үткән гомер юлы белән якыннан таныштык. Музей буйлап сәяхәт иткәндә Тукайның тормыш юлы эзеннән атлагандай булдык. Габдулла Тукай, нәни Апуш белән, укучылар сабый чактан ук танышып үсәләр: шигырьләрен ятлыйлар, әкиятләрен тыңлыйлар. Күпме генә укысаң да алар ялыктырмый, киресенчә, туган якка мәхәббәт хисләре тәрбияли. Укучыларыбыз белән музейда булып кайтканнан соң, аның иҗатын тагын да киңрәк итеп күңелгә салып булганлыгын аңладык. Сәяхәтебезне кечкенә Тукай яшәп киткән, аның икенче әтисе- Сәгьди абзый йортында дәвам иттек. 1978 нче елда бу йорт нәкь шул еллардагыча итеп торгызыла. Капка-койма, лапас- һәрберсе нәни Апушның бу йортта 3 елга якын яшәү рухын саклый кебек.