Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Без Тукайны укыйбыз" Әдәби марафон.

Г.Тукай иҗаты турында белемнәрне баету һәм камилләштерү, сәнгатьле сөйләм, чыгыш ясау осталыкларын үстерү һәм баету максатыннан Арча мәдәният идарәсе һәм Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, шигърият сөюче дуслары өчен,  татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, “Без Тукайны укыйбыз” исемле әдәби марафон үткәрде. Марафон балаларны гына түгел, урта яшьтәгеләрне һәм өлкән буын вәкилләрен җәлеп итте. Г.Тукайның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин. Әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Үз телең – ана телеңнең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә. Апаз авыл китапханәсе дә әлеге акция гә бик теләп катнашты. Атна дәвамында инстаграмм челтәрендә Габдулла Тукайның әсәрләре, шигырьләре урнаштырылды.