Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем!" Әдәби сәгать.

Кеше тормышында аның бөтен гомере буена аерылгысыз төшенчәләр, кешеләр, әйберләр була. Мин шуларның берсе дип, аның туган телен саныйм. Ул кешенең дөньяга аваз салган минутыннан соңгы сулышына кадәр янәшә. Туган тел! Бу сүз һәркем өчен кадерле, газиз! Ул ватан, туган җир, ата- ана сүзләре белән бергә бөек, изге һәм кадерле сүз. Туган телгә мәхәббәт уяту, туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү, телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген төшендерү, туган телебезгә хөрмәт тәрбияләү максатыннан, Апаз гомуми белем бирү мәктәбендә "Дөньяда иң матур тел- ул минем туган телем!" дип исемләнгән әдәби сәгать булып үтте. "Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел" исеме астында китап күргәзмәсе белән таныштык. Телебезгә багышланган мәкальләр чиштек. Бик җылы очрашу булды.