Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Хезмәт китергән хөрмәт!" Әдәби кичә.

21 нче апрель- җирле үзидарә көне буларак билгеләп үтелә. Шушы истәлекле көн уңаеннан , бүген китапханәдә җирле үзидарә коллективы һәм җирлегебезнең китапханәчеләре белән берлектә "Хезмәт китергән хөрмәт!" исеме астында бик матур кичә уздырылды. Китапханәдә "Җирле үзидарә- хакимиятнең халыкка иң якын хакимият. Очрашуга төрле елларда шушы өлкәдә эшләп чыккан хезмәт ветераннары, Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең 8нче 10 нчы сыйныф укучылары, укытучылар чакырылды. "Бер очрашу- бер гомер" дип юкка гына әйтмиләр шул, кичәдән һәркем рухи канәгать алды.