Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сәламәтлек- зур байлык!"

7 апрель - бөтендөнья сәламәтлек көне. Бу бәйрәм үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Саулык иң зур байлык диләр. Әйе, сәламәт булмасаң, синең өчен бу тормышта бер нәрсә дә мөһим булмаячак. Балаларда сәламәт яшәү рәвеше булдыру, спорт белән шөгыльләнүгә кызыксыну уяту, бер-береңә карата миһербанлылык, ярдәмчеллек хисләре тәрбияләү йөзеннән, Апаз балалар бакчасында кунакта булдым. Нәниләребез белән сәламәтлекнең кадере турында сөйләштек.