Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Тукай иленә сәяхәт!" Рәсем конкурсы.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортыңа, туган җиреңә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша. Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли. Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен, март аенда, укытучылар белән берлектә рәсем конкурсы игьлан ителде. Бүген рәсемнәр буенча нәтиҗә ясалды, катнашкан һәрбер укучыга баллы күчтәнәчләр тапшырылды.