Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Җанга якын газиз туган ягым!"

Туган җир, туган йорт, туган авыл, Ватан! Болар - җанга якын сүзләр. Үсә барган саен, Ватан төшенчәсе киңәя, ә туган авыл кадере арта бара. Һәркемгә үз туган җире, иле кадерле. Үз тарихын, мәдәниятен, телен белгән кеше генә ирекле, бәхетле була; туган илен ярата, башка халыкларга хөрмәт белән карый ала. Шуны истә тотып, без туган авылыбыз  тарихы белән якыннан танышу йөзеннән, Апаз гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән “Җанга якын газиз туган ягым!” исеме астында тарихи белем сәгате уздырдык. Апаз авылының тарихы белән таныштык. Китапханәче тарафыннан ясалган авылым тарихы турында видеоролик карап үттек.