Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Халык уеннарын бергәләп уйныйк!"

Балалар халык уеннарын бик яратып уйныйлар. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, күмәклек, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Халык уеннары – җитезлеккә, көчкә, зирәклеккә сынау ул. Апаз балалар бакчасы нәниләре белән “Түбәтәй”, “Ватык телефон”, “Тәнкә салыш” уеннарын уйнадык.  Кызыклы уеннарны балалар бик теләп, кызыксынып уйнадылар.