Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Милли баш киеме -түбәтәй!" Мәгьлүмат сәгате.

Төрки мөселман халкында, шул исәптән татарларда да, милли киемнең аерылгысыз өлеше булып түбәтәй санала. Түбәтәй — ул гади баш киеме генә булмыйча, кешенең инсафлылыгын да, тәкъвалыгын күрсәтә. Менә шуңа күрә борынгы татар халкы тәкъва кешеләргә карата: «Ул түбәтәй белән туган», — дигән. Түбәтәйләр тегелеше, бизәлеше белән берсеннән-берсе аерылып торалар. Казан татарларында аеруча тигез түбәле hәм түбәсе очланып торган түбәтәйләр тегелә. Алар төрле төстәге җепләр белән чигелә, ука-мәрҗән белән бизәлә. Соңгы вакытта  ул мөселман халкының гадәти баш киеме вазифасын гына үтәсә дә, тарихи язмалардан чыгып,  аның ислам динен кабул иткәнгә кадәр барлыкка килүе ачыклана. Бүгенге көндә татар халкының  баш киемнәре, чигешләре белән яшьләр дә кызыксына башлады. “Үткәнен белмәгәннең – киләчәге юк”,- диелә татар халык мәкалендә. Әби-бабаларыбызның мәдәни ядкәрләре булган түбәтәйләр белән танышу йөзеннән, Апаз балалар бакчасында кунакта булдым. “Милли баш киеме- түбәтәй” исеме астында мәгьлүмат сәгате үтте, түбәтәйләрнең килеп чыгышы, төрләре белән таныштык.