Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Каникулда китапханәдә!"

Балаларның көтеп алган язгы каникуллары  җитте. Балаларның каникул вакытларын күңелле, файдалы, кирәкле итеп үткәрү максатыннан, бүген китапханәдә актив китап укучы кызларым кунакта булды. Өстәл уеннары уйнадык, алмаз мозаика ярдәмендә биткә рәсемнәр төшердек, балалар өчен яңа гына килгән "Салават күпере", "Дисней", "Сабантуй", "Көмеш кыңгырау" газет-журналлары белән таныштык. Һәрдаим китапханә тормышы белән кызыксынып торган, иң күп китап укучы кызларыма укуларында уңышлар телим. Китапханә юлын онытмасыннар иде дигән теләктә калам!