Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Игьтибар! Яңа китаплар кайтты!"

Кешелекнең бөтен уй-фикерләрен, бай тәҗрибәсен, гыйлемен, күпкырлы тирән мәгьлүматны үзенә туплаган белем чишмәсе- китап турында акыл ияләре бик тирән мәгьнә сүзләре әйткәннәр. " Китап-галим, телсез мөгаллим"," Китап-тормыш көзгесе", "Китапта үткәннең каны, бүгенгенең җаны,киләчәкнең таңы" кебек бик тә тирән мәгьнәгә ия булган әлеге сүзләр буыннан-буынга тапшырылып килсен иде. Китапханәгә һәрдаим яңа китаплар кайтып тора. Чираттагысыз сезгә тәкьдим итәм. Китап кадерен, сүз кодрәтен, сүз тәмен белгән укучыларыбыз тагын да ишәйсен иде. Китапханәбезгә рәхим итегез!