Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ил гомере халык гомере кебек, озын булыр Тукай гомерең!"

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, шагыйрьгә карата хөрмәт хисе тәрбияләү, иҗатына кызыксыну уяту, укучыларда бердәмлек, дуслык хисе тәрбияләү максатыннан бүген Апаз гомуми белем бирү мәктәбендә 5 нче сыйныф укучылары өченн әдәби кичә булып узды. Презентация ярдәмендә Габдулла Тукайның ачы язмышы, иҗаты, әкиятләре, шигырьләре белән таныштык. Татарларның гимынына әверелгән "Туган тел" шигырен укыдык. Балалалар бик теләп 4 этаптан торган викторина сорауларына җавап бирде. Бик җылы очрашу булып узды.