Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Татар теле бит ул- әнкәм теле, алыштырмый аны берни дә!"

Дөньяда бик күп телләр бар, ләкин һәр кешегә иң матур һәм иң яраткан тел – ул туган тел. Күп кешеләр башка телләрне дә яхшы беләләр, әмма туган тел барыбер аларның һәрберсе өчен иң кадерле. Туган тел аша без дөнья белән танышабыз. Ул белемнең һәм акылның саклаучысы. Туган үскән илнең якынлыгын, Ватанның газизлеген тоярга да безгә туган тел ярдәм итә. Туган тел хезмәт белән бергә кешене үстерә , аңа Ватанның тарихын белергә, милли сәнгатен аңларга, яратырга ярдәм итә. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә якын. Һәркемнең туган теле, аның әнисе кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә. Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра. 2021 нче ел Татарстан Республикасында тугани телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Шул уңайдан"Татар теле бит ул- әнкәм теле, алыштырмый аны берни дә!" исеме астында Апаз гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен әдәби кичә булып үтте. Балаларга туган телебезнең бөеклеге турында мәгьлүмат бирелде. Үзләренең өйрәнгән шигырьләрен яттан сөйләделәр. "Туган тел" җырын башкардылар. Кичә ахырында китапханәдә кычкырып укулар оештырылды. https://www.instagram.com/APAZ_5_biblioteka