Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Дөнья яме-ӘНИ белән!" Әдәби- музыкаль кичә.

8 март көнне Апаз мәдәният йорты белән берлектә "Дөнья яме-ӘНИ белән!" исеме астында әдәби- музыкаль кичә булып узды. Кичәгә авылыбызның үзешчәннәре, күрше авыллардан килгән талантлы үзешчәннәр катнашты. Моңлы җырлар, дәртле биюләр, күңелгә үтеп керердәй шигырьләр яңгырады. Хатын-кыз ул әнкәй дә, апа-сеңел, якын дус та, бик кадерле гүзәл зат та. Сабыр һәм батыр йөрәкле, милләтле,динле,газиз баласы өчен җанын да кызганмаучы изге зат та ул. Безнең шатлык бүген сезгә булсын, сөенечтән күңелегез нурга тулсын. Кояш йөрәгегездә урын алсын, котлау арты сезгә котлау яусын,-дигән теләкләрен җиткерделәр авылыбызның талантлы үзешчәннәре. Узган кичә барысына да җылы һәм бик уңай эмоцияләр бүләк итте.