Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Кулларыңнан гөлләр тама!" Мастер класс.

Кешелек дөньясы һәрвакыт матурлыкка омтылып яшәгән. Гүзәллек белән янәшә үзең дә шәфкатьлерәк, мәрхәмәтлерәк булырга тырышасың. Матурлык безне кара уйлардан коткара, явызлыктан саклый. Безнең әби-бабаларыбыз элек-электән матурлыкка омтылганнар. “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк”, -ди халык мәкале. Ә халык әйтсә, хак әйтә. Шуны истә тотып, халкыбызның үзенчәлекле бәйләү төрләрен барлауны һәм бүгенге көндә  бәйләүче милләттәшләремнең кул эшләре белән танышуны мөһим дип саныйм. Бәйләү элек-электән кул эшләренең иң популяр һәм хөрмәткә лаек төре булып саналган. Бик зур сабырлык, түземлек сораса да, үз кулың белән әзерләнгән әйберләрне киеп йөрү үзе бер бәхет бит.  5 нче февраль көнне көнне Апаз авыл мәдәният йорты белән берлектә,  авылыбызның уңган- булган хуҗабикәләре, китапханә каршында оешкан “Ак калфак” клубының әгьзаләре белән “Кулларыңнан гөлләр тама!” исеме астында мастер класс үтте.