Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Ислам дине-тормыш мәгьнәcе!" Тәрбия сәгате.

Балалар – безнең киләчәгебез. Аларга нинди тәрбия бирсәк, нинди гамәлләргә өйрәтсәк, илебезнең, халкыбызның киләчәге дә шундый булыр. Баланың шәхес буларак формалашуында әхлак тәрбиясе төп һәм иң әһәмиятле урынны били. Ислам әхлагы саклаган һәр кеше дэ бәхетле, сау - сәламәт һәм бик көчле була. Исламда балачак - шатлык, матурлык, хыяллар, бәхет, мәхәббәт тулы аерым бер дөнья. Коръән балаларны дөнья тормышының зиннәтләре ди. Пәйгамбәр галәйхиссәлам исә, балалар хакында менә нәрсә дигән: “Балалар –җәннәт күбәләкләре алар”.

Яшь буынның әхлагын үстерү һәм ислам дине турындагы белемнәрен киңәйтү максатыннан, Апаз гомуми белем бирү мәктәбендә, башлангыч сыйныф укучылары өчен, китапханәче тарафыннан оештырган, “Ислам дине- тормыш мәгьнәсе!” исеме астында тәрбия сәгате узды. Авылыбыз имамы Ибрахим хәзрәт Әмиров балаларга ислам диненең матурлыгы турында сөйләде. Балалар бик теләп  дин китаплары белән  таныштылар. Бик күңелле,җылы очрашу булды.