Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Китапханәгә рәхим ит!"

 Бүген 28 нче гыйнвар көнне китапханәдә Апаз балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балаларны китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштырдым.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде. Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар. Әңгәмә ахырында Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, аның әкиятләре, китап күргәзмәләре белән таныштырдым. Бик җылы очрашу булды.