Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Иң татлы тел- туган тел, анам сөйләп торган тел!" Китап күргәзмәсе.

2021 нче ел Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игьлан ителде. Китапханәдә шушы уңайдан китап күргәзмәсе эшли. 

Туган тел! Һәркем өчен дә газиз сүз ул. Чөнки иң кадерле "ӘТИ", "ӘНИ", "ЭБИ", "БАБАЙ" сүзләрен туган телдә әйтәбез. Туган телебезнең, торган җиребезнең кадерле булуын без иң элек туган тел аша тоябыз. 

Җыр булырлык сүзләр биргән,

Матур телем- туган телем!

Рәхмәт сина!

Туган телем-иркә гөлем,

Киңдер сиңа күңел түрем.