Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Сәламәт бул, китап!" Китапларны ремонтлау акциясе.

20 гыйнвар көнне китапханәдә иске китапларны ремонтлау буенча " Сәламәт бул, китап!» исеме астында акция үтте. Нәтиҗәдә 26 китап ремонтланды. Акция китапларга сакчыл караш кирәклеге турында әңгәмә белән башланып китте, аннан соң балалар китапның төп элементлары белән таныштылар: тышлык, заманча китапларның бик еш кына нинди дә булса рәсеме, автор исеме, титул бите, эчтәлеге язылган суперобложка булуын белделәр. Соңыннан китапханәче балаларга китапларны ничек "дәваларга" кирәклеген күрсәтте. Балалар  битләрне төзәттеләр, карандаш тамгаларын ластик белән бетерделәр, скотч  һәм кәгазь ярдәмендә ертылган битләрне ябыштырдылар. Китапларны ремонтлау белән шөгыльләнеп, балалар яңа, файдалы эш белән мавыктылар, эшкә теләк һәм кызыксыну белән кушылдылар. Эш барышында үз эшенең мөһимлеген тоеп, мөстәкыйль рәвештә: китапларны сакларга кирәк!- дигән фикергә килделәр. «Сәламәт бул, китап!» акциясе  уен да, хезмәт тә, китап яратырга өйрәтә торган файдалы дәрес тә. Ремонтланган китаплар «икенче сулыш» алды, ә балалар үзләре – яңа белемнәр һәм китаплар дөньясы турында якты тәэсирләр алдылар.