Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Искечә яңа елны каршы алу кичәсе!"

Апаз авыл мәдәният йорты, авылыбызда эшләп килүче "Марсель" кибете белән берлектә, саф һавада авылдашларыбыз өчен искечә яңа елны каршы алу кичәсе оештырылды. Үзешчән артистларыбыз үзләренең матур җырларын башкарды, күмәк биюләр, кызыклы уеннар чиратлашып барды. Марсель кибете тарафыннан лоторее оештырылды. Бәйрәм салют белән тәмамланды.