Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Яңа ел мультфейервергы!" Апаз урта гомум белем бирү мәктәбе укучылары белән мультфильмнар карау.

Яңа ел, кышкы каникуллар- һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы, мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, бүген мәктәптә укучы балаларны китапханәгә кунакка чакырдым. Балалар белән кызыклы китаплар укыдык, китапханәгә килгән журналлар белән таныштык, мультфильмнар карадык. Очрашу бик күңелле, җылы узды.