Апазовская сельская библиотека - филиал № 5

"Әкиятләр илендә кунакта!"

Әкиятләр бик борынгы заманнардан, безнең әби- бабаларыбыз бишектә яткан чорлардан ук килгәннәр. Әкиятләр яши торган ил еракта да якында да түгел, ә менә нәкъ балачак иленең янәшәсендә генә икән. Балачак иле нинди аллы-гөлле, чәчәк-күбәләкле, тылсымлы, кызыктыргыч һәм мавыктыргыч булса, әкиятләр иле дә искитәрлек матур җир .Әкиятләр  һич кенә дә бер-берсенә ошамаганнар: араларында озыннары да кыскалары да тылсымлылары һәм уйландыра торганнары, борынгылары да, өр-яңалары да бар . Әкият, ул татар халык авыз иҗатынның иң таралган төре. Әкият, әкияти дөнья.  Бу сүзләрдә тылсым, сихри көч, зирәклек һәм тапкырлык, батырлык һәм башка сыйфатлар чагыла. Әкиятләр белән без сабый чактан ук таныш: аларны безгә газиз әниләребез, әбиләребез йоклар алдыннан сөйләгән. Ә бала үзе укырга, язарга өйрәнгәч, теләсә нинди әкиятне укый ала, соклана. Әкиятләрне бигрәк тә балалар ярата. Ни өчен икән? Әкиятләр балаларга аңлаешлы, гади; укырга да кызыклы; аларда ниндидер могҗиза, тылсым бар; һәрвакыт яхшы, намуслы кешеләр җиңә. Әкиятләр балаларны яхшылыкка, батырлыкка, кешелекле булырга, зирәклеккә, тапкыр булырга өйрәтәләр. Балаларның әкият турында белемнәрен камилләштерү, уй-фикерләү сәләтләрен арттыру йөзеннән “Әкиятләр илендә кунакта!” исеме астында, Апаз балалар бакчасында кунакта булдым. Бакчага йөрүче нәниләребез белән, китапханәдә булган әкият китаплары белән таныштык. Балалар белән татар халык әкиятләрен укыдык. Габдулла Тукайның “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләре белән таныштык. Бик күңелле, рәхәт очрашу булды.